Әлифба бәйрәме-ул тантаналы чара гына түгел, ул һәр бала тормышында мөһим этап. Бу мизгелдә кечкенә укучылар белем алуда беренче уңышларын аңлыйлар, алган белемнәреннән шатлык тоялар һәм горурланып яңа ачышларга таба юлларын башлыйлар.
Юлбат төп мәктәбендә " Рәхмәт сиңа, Әлифба!»бәйрәме узды. Ул белем иле буйлап сәяхәт-уеннан гыйбарәт иде, анда тукталышлар вакытында укучылар төрле биремнәр башкардылар, җырладылар, кыскача сөйләүләр, шигырьләр укыдылар, мәсьәләләр чиштеләр.
13 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Интернатта тәрбияләнүчеләр белән берлектә ротангтан кашпо үрдек.
Иләбәр авыл клубында Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы «Корт» спектаклен күрсәтте. Барлык үзешчәннәр дә үз рольләрен бик оста башкардылар. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Саба урта мәктәбендә әти - әниләрнең профессиялары белән танышу максатыннан сыйныф сәгатьләре үтә. Әлеге профориентация сәгатенә 2Б сыйныфы укучыларын үзенең һөнәре белән таныштыру максатыннан әлеге сыйфта укучы Сабинаның әнисе, Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Сөмбел назирова чакырылды. Ул балаларны кыскача оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Аннары балалар гаилә бюджеты үрнәгендә керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр.
«Татар теле - халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурс һәм семинары янәдән старт алды. Проект татар теле укытучылары һәм фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр өчен оештырыла. Чара татар телендә укытучы мөгаллимнәрнең статусын күтәрүгә һәм ярдәм итүгә, шулай ук алдынгы педагогик тәҗрибәне таратуга юнәлдерелгән.
Саба туган якны өйрәнү музеенда районыбызның волонтер хатын-кызлары өчен “Илгә - матурлыкны, җиргә – батырлыкны син бирәсең, гүзәл хатын-кыз!” дип исемләнгән иҗади чара үтте. Әлеге чара вакытлыча күргәзмәдә урнашкан “Солдатка аш” волонтерлары көче белән әзерләнгән экспозиция белән танышудан башланды. Аннан бәйрәм уңаеннан котлау, “Мәшһүр татар хатын-кызлары” дигән темага викторина оештырылды. Үткән гасырның данлыклы, батыр ханымнар исемлеген хәзер алар дәвам итә. Шуңа да чарага җыелган хатын-кызларның гүзәл, нәфис зат булудан тыш, нинди батыр һәм олы йөрәкле дә була алуы турында фикер алышу да үтте.
Кичәне йомгаклап волонтерларыбызга “Бөек Ватан сугышында сабалыларның тылдагы фидакарь хезмәте” турында видеофильм тәкъдим ителде.
Волонтерларыбыз исә бүгенге очрашу һәм үзләренең хезмәтләре истәлеге итеп музейның вакытлыча күргәзмәсенә даими саклануга “Солдатка аш” эшчәнлегенә бәйле предметлар тапшырдылар.
11нче март көнне Саба аграр көллиятендә узган " Әйдә шаярт " КВН бәйгесендә "Игенче" җәмгыятенең яшь хезмәткәрләреннән торган команда- " Каймак" командасы гран- при га лаек булып кайтты!
Чыннан да , исеменә күрә җисеме дә бик тә туры килеп тора.