«Оста -Саба» чемпионаты мәктәп укучылары арасында үтте
Социаль хезмәт алучылар «РЦ Балкыш» ( Сияние) ,Саба районының матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Лесхоз бистәсенә сәяхәткә чыктылар.
Иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» 2025 Республика премиясенең заявка кампаниясе старт алды. Премия җиңүчеләре булып сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, вакыйгалар юнәлеше, СВО уздыру зонасында ярдәм һәм башка юнәлешләр буенча республиканың волонтерлык бергәлеге лидерлары таныла. Ирекле эшчәнлекне оештыручылар, шул исәптән коммерциячел булмаган оешмалар, уку йортлары, бизнес вәкилләре бүләкләнә. Волонтерлар премиядә 3 юнәлеш буенча катнаша ала: «Волонтерлар», «Командалар», «Бизнес». Татарстан Республикасының ел Волонтеры һәм елның Героик гамәле аерым билгеләнә.
24 сентябрь көнне Саба гимназиясенең 4 "А" сыйныф укучылары Үзәк балалар китапханәсендә булдылар. Укучылар "Әдәби алан" проектында катнашу кагыйдәләре белән таныштылар. Аларга проектның биремнәре тәкъдим ителде, китап күргәзмәсенә дә күзәтү үткәрелде.
" Экстремизмга-юк!" айлыгы кысаларында, 6Б сыйныфы укучылары рәсем укытучысы Гөлсирә Рәшит кызы җитәкчелегендә "Без халыклар дуслыгы яклы! Без көчләүгә каршы!" исемле рәсемнәрдән “Барлык халыклар терроризмга каршы!» исемле гомуми плакат ясадылар. Балалар эш барышында берләштеләр, эшкә иҗади якын килделәр һәм үз хезмәтләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар
25 сентябрьдә Эзмә мәдәният йортының «Оста куллар» клубында катнашучылары белән «Движение-эликсир долголетия» исеме астында табигатькә экскурсия оештырдылар.
25 сентябрьдә Саба мәктәбе базасында «Оста -Саба» чемпионатының мәктәп укучылары арасында « Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча 27 укучы көч сынашты.
Укытучы-логопед белән профориентацион очрашу