ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Яңа яшьләр үзәген төзүнең барышы

Тэги: окс ОКС

Яңа ел - ул теләкләрне, өметләрне һәм якты тәэсирләрне тормышка ашыру вакыты! 23 декабрь көнне “Ак калфак” апалары да Иләбәр авыл клубында, китапханә хезмәткәре белән берлектә “Яңа еллар бәхет китерсен!" дигән бәөрәм чарасын үткәрде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

22-28 декабрь көннәрендә сәламәт туклануны популярлаштыру атналыгы үз рационың һәм туклану гадәтләрең турында уйлану өчен менә дигән сәбәп булып тора. Сәламәт туклану организмның үзен яхшы хис итүен, энергиясен һәм гомуми сәламәтлеген саклауда төп роль уйный.

Тэги: хастаханә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Хореография бүлегенең отчёт концерты «Яңа ел хисләре»

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

      Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел  якынлашкач, безнен приют ишегалды могҗизалар һәм шатлык атмосферасы белән тулган бәйрәм киңлегенә әверелде. Без территорияне якты гирляндалар һәм уникаль декоратив элементлар белән бизәдек. Приют ишегалдының төп бизәге булып әкият геройлары тора.  Алар яраткан әкият һәм мультфильм герпойлары   җанланып әйләнә-тирәдә бәйрәм кәефен дә тудыра.      

     Мондый бизәлеш балаларга якынлашып килүче бәйрәм сихерен тоярга, могңизалар дөньясына чумарга һәм көндәлек мәшәкатьләрне онытырга ярдәм итә.

Тэги: ОСЗ Тургай

«Алга Татарстан» » "Россиянең киләчәге" ФНТР (Россия Өстәл теннисы федерациясе) эгидасы астында 2025 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында өстәл теннисы үзәгендә 1 нче төбәк турниры узды. Анда Казан,Мамадыш,Алабуга,Кукмара,Балык Бистәсе һәм Сабадан 60 тан артык катнашучы катнашты. Урамда15 градуслы салкын, ә теннис үзәгендә кайнар көрәш бара.16 яшькә кадәрге кызлар арасында ялгыз разрядта Кукмара шәһәре вәкиле Элиза Буравова пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Икенче урынга Саба кызы Динә Батыршина күтәрелде.Турнирның җиңүчесе шулай ук Кукмара шәһәре вәкиле Арина Буравова булды.Егетләр арасында өченче урынга Сабалы Әлфис Вәлиуллин күтәрелде.Икенче урынга Әмир Габидуллин (Кукмара). Җиңүче Сабалы Илсаф Латыйпов. Спортчылар, аларның ата-аналары,тренерлары ФНТРГА үсеш өчен тудырылган уңайлылыклары өчен рәхмәт белдерәләр.Үз чиратында тренерлар составы яшь теннисчыларның максималь үсешен раслый. "Алга Татарстан»

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы "2024 елда Татарстан Республикасы спорт мәктәпләре арасында Рейтинг" республика конкурсына йомгак ясады. Безнең "Саба-Арена"спорт мәктәбе 2 нче урын Диплом белән бүләкләнде. Коллективны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа максатлар куярга һәм тагын да зуррак үрләрне яулауларын телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Проект  2019нче елдан башланып 50 укучы катнашкан булса, бүгенге көндә 500 дән артык катнашучысы бар.  Проектның төп максаты: татар теленә, туган телгә, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү, катнашучыларның белемен тирәнәйтү, уйлый белү дәрәҗәләрен, укуга җәлеп итү, китапка кызыксынуларын арттыру тора. Сентябрьдән алып Майга кадәр шәхси үзебезнең Саба китапханәсене вконтакте битендә атнага бер тапкыр билгеле бер темаларга  биремнәр куела, һәм балалар аларга китаплардан җаваплар эзли һәм махсус “Әдәби алан” дәфтәрләренә язып баралар. 2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Җиңүнең 80 елы уңаеннан, төрле биремнәр бирелде.
21 декабрь көнне Саба район мәдәният йортында,Саба үзәк балалар китапханәсе оештырган "Әдәби алан-2025" проектына йомгак ясалды. Балалар,район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан куелган, "Тылсымлы сандык" әкияти тамаша карадылар. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектта катнашучыларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде.
Чара кече залда чыршы тирәли җыр, биюләр белән тәмамланды. Һәр катнашучыга рәхмәт хаты тапшырылып, истәлек фотога төштеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасы депутаты Вольфсон Илья Светославовичтан бүләкләр

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International