23.12.2025елда Шәмәрдән филиалында укытучы Р.К. Фәттахова тарафыннан «Музыкальный новогодний калейдоскоп» концерты белән ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта беренче яртыеллык нәтиҗәләре, дәресләр режимы һәм өй эшләрен оештыру турында фикер алыштылар. Аннан соң укучылар төрле жанр әсәрләрен башкарып, үзләренең осталыкларын һәм иҗади казанышларын күрсәттеләр. Концерт күңелле, шатлыклы булды һәм яшь музыкантларга да, тыңлаучыларга да бик рәхәт булды.