ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

11 сыйныф укучылары өчен математика буенча БДИга әзерлек буенча практик дәресләр узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасы коллективы һәм тәрбияләнүчеләр кышкы чордан соң территорияне чистартуда актив  катнаштылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Йөзү осталыгы һәр кешегә кирәк

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Акция дендрология бакчасы территориясендә узды. ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Әлеге карагай үсентесе «Рус язы» рәхмәт акциясе кысаларында Кырым Республикасы делегациясе тарафыннан Татарстан Республикасына тапшырылды. 10 ел бергә 18 мартта «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында чара Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүенең ун еллыгына багышланды. Кырым карагае үсентесе җимерелмәс дуслык символы буларак тапшырылган. Кырым карагае-мәңге яшел ылыслы агач, аның гомер озынлыгы 500-600 ел тәшкил итә, – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Ышанам ки, 500 елдан соң да төбәкләр арасында хезмәттәшлек шундый ук тыгыз булачак, ә Россия көчле һәм бердәм дәүләт булып калачак». "Фикер алышудан соң Дендросад территориясендә Кырым карагае үсентеләрен утырту турында Карар кабул ителде, чөнки монда аның үсеше өчен барлык шартлар тудырылган» - диде министр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Террорчылыкка каршы куркынычсызлык нәрсә ул? Бу террорчылык актларын кисәтүгә, кешеләрне, милекне һәм мәгълүматны куркынычлардан саклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы. Үз эченә куркынычларны бәяләүне, инцидентларны кисәтү һәм аларга җавап бирү планнарын эшләүне, шулай ук заманча технологияләр һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү ысулларын куллануны ала.

     Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе , иң мөһиме. Алар якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр.
Гаилә елы кысаларында  Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клубы мөдире һәм Урта Нырты авыл клубы  мөдире белән берлектә, күп балалы Зиатдинова Оляның гаиләсендә   кунакта булдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

    Бүген 17 апрельдә "Тургай" приютында Саба муниципаль районы "Беренче хәрәкәт" кураторы Хаҗиев Илнар Илдар улы белән очрашу узды. Ул балаларны яңа оешманың эш юнәлешләре, планнары һәм максатлары белән таныштырды.  Безнең балалар бик кызыксындылар һәм алга таба "Беренчеләр хәрәкәте" сафларына керергә карар кабул иттеләр.

Тэги: ОСЗ Тургай

Олы Кибәче авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасы өчен маскировка челтәре үрү эшләре бара.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Яшь балта осталары көч сынашты

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International