Яшь балта осталары көч сынашты

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Сәләтле балалар өчен мәктәп – интернаты базасынада укучылар өчен «Столярное дело» компетенциясе буенча "ЮниорПрофи" чемпионаты булып узды. Әлеге бәйге укучыларга әлеге өлкәдә үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә ярдәм итте. Катнашучылар балта остасының кем булуы турындагы сорауга җавап биргән теоретик этап аларның һөнәрне аңлау дәрәҗәсен һәм эшнең төп принципларын бәяләргә мөмкинлек бирде. Практик өлештә 5-7 сыйныф укучылары фанерадан салфетка  савыты, 8-11 сыйныф укучылары кошлар өчен җимлек ясадылар. Әлеге этапта укычларның төрле эш кораллары белән эш итү осталыкларына бәя бирелде. Мондый чаралар укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм аларга алга таба һөнәр сайларга  ярдәм итә.

Бүгенге бәйгенең нәтиҗәсе түбәндәгечә:

5-7 сыйныф укучылары арасында

I урын – Югары Симет мәктәбе укучысы Гатауллин Азамат,

II урын - Саба гимназиясе укучысы Якупов Исламгали

III урын – олы Арташ мәктәбеннән Гайсин Ильяр.  

8 -11 сыныф укучылары арасыннан:

I урын – Югары Симет мәктәбе укучысы Хабибуллин Рамазан,

II урын -  Эзмә мәктәбеннән Садиков Ильназ

III урын -  Шәмәрдән лицееннан Сергеев Дмитрий.

          Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар, иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International