Акция дендрология бакчасы территориясендә узды. ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Әлеге карагай үсентесе «Рус язы» рәхмәт акциясе кысаларында Кырым Республикасы делегациясе тарафыннан Татарстан Республикасына тапшырылды. 10 ел бергә 18 мартта «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында чара Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүенең ун еллыгына багышланды. Кырым карагае үсентесе җимерелмәс дуслык символы буларак тапшырылган. Кырым карагае-мәңге яшел ылыслы агач, аның гомер озынлыгы 500-600 ел тәшкил итә, – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Ышанам ки, 500 елдан соң да төбәкләр арасында хезмәттәшлек шундый ук тыгыз булачак, ә Россия көчле һәм бердәм дәүләт булып калачак». "Фикер алышудан соң Дендросад территориясендә Кырым карагае үсентеләрен утырту турында Карар кабул ителде, чөнки монда аның үсеше өчен барлык шартлар тудырылган» - диде министр.