ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2024 ел
җомга

18 апрельдә Казанның Уникс концертлар залында «Созвездие-Йолдызлык» XXIV ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты узды. Гала-концертта 43тән артык эстрада номеры тәкъдим ителде. Фестивальдә катнашучылар рус һәм татар халык  җырларын, яшь катнашучылар халыкчан,  заманча хореография номерлары башкардылар.

"Вокал - соло" урта төркем  номинациясендә III урын дипломы белән Саба балалар сәнгать мәктәбе укучысы Габдрахманова Дина (җит. Дәүләтова Гөлназ Рәшит кызы) бүләкләнде. Укучыбызны һәм җитәкчесен җиңү белән котлыйбыз! Ирешкәннәрдә тукталмаска, һәрвакыт алга барырга, югары үрләр яулауларын телибез. «Созвездие-Йолдызлык " яшьләр фестиваленә озак еллар хәтердә сакланачак уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр бүләк итүе өчен өчен рәхмәт.

Тэги: мәдәният бүлеге

16 апрельдән 18 апрельгә кадәр Саба - Аренада бадминтон буенча Саба Опен Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышлар 11, 13, 15 һәм 17 яшькәчә булган категорияләрдә үткәрелде. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар:
11 яшькә кадәрге ир-атлар арасында ялгыз разряд:1 Русских Всеволод 
2 Бурганов Данияр
3/4 Пулатов Аяз
3/4 Файзуллин Раиль Хатын-кызлар ялгыз разряды 11 яшькә кадәр: 1 Муштакова Ясмина
2 Штильмарк Полина
3/4 Веселкова Софья
3/4 Галкина Мария 11 яшькә кадәр ир-атлар арасында парлы разряд: 1 Русских Всеволод/ Файзуллин Раиль
2 Исламов Султан/ Шагеев Айзат
3/4 Бурганов Данияр/ Пулатов Аяз
3/4 Хабибуллин Ришат/ Чураев Иван Хатын-кызлар парлы разряды 11 яшькә кадәр: 1 Веселкова Софья/ Муштакова Ясмина
2 Хабибуллина Наргиза/ Чиркина Виктория
3/4 Галкина Мария/ Зарипова Амина
3/4 Шакирова Назлыгуль/ Штильмарк Полина 11 яшькә кадәр катнаш парлы разряд: 1 Русских Всеволод/ Веселкова Софья
2
Бурганов Данияр/ Хабибуллина Наргиза
3/4 Чураев Иван/ Штильмарк Полина
3/4 Исламов Султан/ Галкина Мария 13 яшькә кадәрге ир-атлар арасында ялгыз разряд: 
1 Баранов Кирилл
2 Гатин Бату
3/4 Ибрагимов Ильдар
3/4 Сафин Аглям Женский одиночный разряд до 13 лет:
1 Ксенофонтова Ангелина
2 Шакирова Аделина
3/4 Белова Дарья
3/4 Губайдуллиина Ралина Хатын-кызлар арасында ялгыз разряд 13 яшькә кадәр: 1 Ксенофонтова Ангелина
2 Шакирова Аделина
3/4 Белова Дарья
3/4 Губайдуллиина Ралина 13 яшькә кадәр ир-атлар арасында парлы разряд: 1 Сафин Аглям/ Хусаинов Арслан
2 Баранов Кирилл/ Максин Арсений
3/4 Гатин Бату/ Ибрагимов Хатын-кызлар парлы разряды 13 яшькә кадәр: 1 Ксенофонтова Ангелина/ Шакирова Аделина
2 Белова Дарья / Исмагилова Иделия
3/4 Попова Кира/ Усманова Виктория
3/4 Губайдуллина Ралина/ Шахмаева Мадина Катнаш парлы разряд 13 яшькә кадәр: 1 Баранов Кирилл/ Шакирова Аделина
2 Ибрагимов Ильдар/ Попова Кира
3/4 Гатин Бату/ Назарова Мария
3/4 Хусаинов Арслан/ Шахмаева Мадина 15 яшькә кадәрге ир-атлар арасында ялгыз разряд: 1 Тулеуов Нурислам
2 Исмагилов Эмиль
3/4 Низамов Айтуган
3/4 Валиуллин Вильдан Хатын-кызлар ялгыз разряды 15 яшькә кадәр:
1 Файзуллина Кира
2 Зиновьева Дарья
3/4 Голдобеева Дарья
3/4 Хантимова Алиса 15 яшькә кадәр ир-атлар арасында парлы разряд:
1 Валиуллин Вильдан/ Занин Михаил
2 Маннанов Данияр/ Низамов Айтуган 
3/4 Ахметшин Булат/ Зайнуллин Инсаф
3/4 Ивачев Тимур/ Сорокин Ярослав Хатын-кызлар парлы разряды 15 яшькә кадәр:1 Голдобеева Дарья/ Файзуллина Кира
2 Гилязова Ильяра/ Павлова Эльза
3/4 Зверева Екатерина/ Зиновьева Дарья
3/4 Валиуллина Илина/ Хантимирова Алиса 15 яшькә кадәр катнаш парлы разряд:
1 Тулеулов Нурислам/ Гилязова Ильяра
2 Исмагилов Эмиль/ Сергеева Анастасия
3/4 Занин Михаил/ Зиновьева Дарья
3/4 Калимуллин Артур/ Файзуллина Кира 17 яшькә кадәр ир-атларның ялгыз разряды:
1 Зайнеев Айназ
2 Марданшин Раиль
3/4 Цыганов Иван
3/4 Чувашов Дмитрий Хатын-кызлар ялгыз разряды 17 яшькә кадәр:
1 Вейдгер-Табола Ева
2 Сагеева Ралина
3/4 Ахметова Ралина 
3/4 Голдобеева Мария 17 яшькә кадәр ир-атлар арасында парлы разряд: 1 Зайнеев Айназ/ Марданшин Раиль
2 Исмагилов Эмиль/ Тулеуов Нурислам
3/4 Крылатых Илья/ Семенов Святослав
3/4 Цыганов Иван/ Чувашов Дмитрий Хатын-кызлар парлы разряды 17 яшькә кадәр:1 Вейдгер-Табола Ева/ Сергеева Анастасия
2 Ахметова Ралина/ Сагеева Ралина
3/4 Билалова Дина/ Сайфеева Амелия
3/4 Камалетдинова Алина/ Леоньтева Екатерина 17 яшькә кадәр катнаш парлы разряд:1 Цыганов Иван/ Вейдгер-Табола Ева
2 Зайнеев Айназ/ Ахметова Ралина
3/4 Марданшин Раиль/ Пучинина Роксана
3/4 Чувашов Дмитрий/ Сагеева Ралина

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалаев авылында яңа кибет төзелә башлады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

    Яңа кушымта «Госуслуги.Дом» Россия Төзелеш министрлыгы һәм Россия цифрлар министрлыгының уртак эшләнмәсе. Ул инде барлык төбәкләрдә яшәүчеләргә сынау өчен ачык. Кушымта торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы мәсьәләләрне бер тәрәзәдә хәл итү өчен төзелгән. 

    Барлык оешма/предприятие/учреждение, шәхси хуҗалык, күпкатлы йорт  һәм урам территорияләрен тәртипкә китерү ниятеннән, 20 апрель көнне “Районкүләм өмә” (“Субботник”) игълан ителде. Шимбә көнне җирне тырмалау, себерү, буяу кебек эшләрне башкару зарур. Шулай ук купфатирлы йортларда яшәүче райондашларыбыз тарафыннан йорт яны территорияләрендә җыештыру-тәртипләү эшләре өмәдә башкарылырга тиеш.


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Шекше авыл җирлегенең административ бинасы территориясен җыештыру  

Тэги: Шекше авыл җирлеге

«SabaBalahoner»  муниципаль программасы нигезендә бүген Саба гимназиясе укучылары  Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» акциясе быел Россиядә 13нче тапкыр узачак. Быелгы акциянең темасы – “Гаилә белән бергәләп китап укыйбыз”. «Библиотөн» акциясен оештыручылар — Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе, Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм Россиянең мәдәни мирас һәм традицияләр порталы. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. 17 апрельдә район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә белән китапханәгә» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр өчен  гаилә бәйрәме үткәрделәр. Китапханәчеләр ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәреп, китапханә тарихын һәм китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләрне сөйләделәр. Чара әкияти әсәрләр буенча сәяхәт белән дәвам итте. Балалар әти-әниләре белән бергәләп сорауларга җавап бирделәр һәм табышмакларны чиштеләр. Шулай ук, балалар әти-әниләре белән бергә рус халык әкиятен “Шалкан”ны курчаклар белән сәхнәләштерделәр. Балалар әти-әниләре белән бергә курчаклар ярдәмендә чын актерларга әверелеп, әкиятне генә түгел, ә бәйләнгән сөйләмне, үзләренең артистлык сәләтләрен дә күрсәтә алдылар. Чара Г.Тукайның “Бала белән күбәлек”шигыре буенча мультфильм күрсәтелеп, “Матур күбәләк ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International