Хөрмәтле райондашлар, җитәкчеләр!

2024 елның 19 апреле, җомга

    Барлык оешма/предприятие/учреждение, шәхси хуҗалык, күпкатлы йорт  һәм урам территорияләрен тәртипкә китерү ниятеннән, 20 апрель көнне “Районкүләм өмә” (“Субботник”) игълан ителде. Шимбә көнне җирне тырмалау, себерү, буяу кебек эшләрне башкару зарур. Шулай ук купфатирлы йортларда яшәүче райондашларыбыз тарафыннан йорт яны территорияләрендә җыештыру-тәртипләү эшләре өмәдә башкарылырга тиеш.

    Җирлек башлыкларыннан әлеге эшләрне оештыру сорала.

    Әйләнә-тирәбезне чиста, пөхтә һәм матур тотуыбыз үзебезнең кулларда. Бергәләп күмәк өмә эшләрендә катнашыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International