Нәрсә ул кино сәнгате? Ул кайчан барлыкка килгән? Беренче кинофильмнар ничек төшерелгән? Бүген Кече Кибәче авыл китапханәсендә узган әңгәмә барышында шул хакта фикер алыштык. Балалар кино сәнгате турында үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар да таптылар. Беренче кино төшерүчеләр,беренче фильмнар турында презентация карадылар.Беренче мультфильмнарның ничек барлыкка килүе хакында да белделәр.