«SabaBalahoner» муниципаль программасы нигезендә бүген Саба гимназиясе укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар.