«Библиотөн»

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» акциясе быел Россиядә 13нче тапкыр узачак. Быелгы акциянең темасы – “Гаилә белән бергәләп китап укыйбыз”. «Библиотөн» акциясен оештыручылар — Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе, Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм Россиянең мәдәни мирас һәм традицияләр порталы. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. 17 апрельдә район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә белән китапханәгә» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр өчен  гаилә бәйрәме үткәрделәр. Китапханәчеләр ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәреп, китапханә тарихын һәм китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләрне сөйләделәр. Чара әкияти әсәрләр буенча сәяхәт белән дәвам итте. Балалар әти-әниләре белән бергәләп сорауларга җавап бирделәр һәм табышмакларны чиштеләр. Шулай ук, балалар әти-әниләре белән бергә рус халык әкиятен “Шалкан”ны курчаклар белән сәхнәләштерделәр. Балалар әти-әниләре белән бергә курчаклар ярдәмендә чын актерларга әверелеп, әкиятне генә түгел, ә бәйләнгән сөйләмне, үзләренең артистлык сәләтләрен дә күрсәтә алдылар. Чара Г.Тукайның “Бала белән күбәлек”шигыре буенча мультфильм күрсәтелеп, “Матур күбәләк ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International