Җирле үзидарә көне уңаеннан, 19 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. белән «Авыл территориясе - җаваплылык өлкәсе» исемле түгәрәк өстәл үткәрделәр. Талип Рәшит улы җирле үзидарә органнарының эше, аның төзелеше һәм эшчәнлек өлкәсе, хокуклары, бурычлары, мөмкинлекләре, җаваплылык турында сөйләде. Үз чыгышында ул торак пункттагы тормыш җирле хакимияткә дә, халыкның үзенә дә бәйле булуын билгеләп үтте. Яшь катнашучыларга үзләрен борчыган сорауларларын бирергә мөмкинлек булды, аларга тулы җаваплар бирелде.
Һәр баланың туган көне шатлыклы һәм күптән көтелгән бәйрәм, аны якыннары һәм дуслары арасында бәйрәм итәргә, комплиментлар диңгезен ишетергә һәм әлбәттә, күп бүләкләр алырга телиләр. Ә приют-ул бер зур һәм тату гаилә, анда балалар бәйрәмнәрне күңелле билгеләп үтәләр.Балалар күңелле конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.
20 апрель көнне Югары Симет авыл җирлегенә кергән бюджет учрежденияләрендә өмәләр үткәрелде. Барлык территория чүпләрдән, корган агачлардан чистартылды.
Бөек Ватан сугышы вакытында нацистлар басып алучылары тарафыннан Совет халкы геноцид корбаннары истәлегенә багышланган, "Онытырга хакыбыз юк" акциясе кысаларында, 11 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада хатын-кызлар концлагерьлары турында сөйләнде һәм бу турыда презентация материаллары, видео күрсәтелде. Бу коточкыч вакыйгалар хәтерен саклап, шул афәттә үлгән һәм исән калган кешеләргә хөрмәт күрсәтеп, без мондый хәл кешелек тарихында бүтән кабатланмас дип өметләнеп калабыз.
21 апрель көнне Язлы Арташ авыл клубында "Һәркем өчен спорт"бильярд сезоны тәмамланды. Соңгы турнир Авыл яшьләре арасында узды. Алар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.Барлык уенчыларны да котлыйбыз һәм эштә һәм тормышта алга таба да уңышлар телибез.
Шимбә көнне Олы Кибәче авыл җирлегендәге оешмаларда һәм шәхси хуҗалыкларда өмәләр оештырылды. Һәр оешма һәм хуҗалык үз биләмәләрен тәртипкә китерде.
Терлекчелек өлкәсендә җитештерүчәнлекне арттыруның цифрлаштыру һәм яңа ысулларын кертү буенча зональ семинар-киңәшмәсе
20 апрельдә "Шәмәрдән лицее" базасында «Зарница 2.0» бөтенроссия проектының чираттагы муниципаль этабы узды.
14 апрель көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты "Веснушки", "Хазинә" хореография коллективлары Казан шәһәрендә узган V Бөтенроссия "Йөрәккә ирешү" хореография сәнгате конкурс-фестивалендә катнашты. Ике коллектив та ll дәрәҗәсе лауреатлары булды.