Югары Шытсу авыл китапханәсендә Татарстан Республикасында фәнни-технологияләр елы уңаеннан яшьләр катнашында чара булып үтте. Катнашучылар соңгы елларда булган фәнни ачышлар белән танышлтылар, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр.
Хөрмәтле Байлар Сабасы халкы! Авариягә бәйле рәвештә Вахитов, З.Йосыпов, Тукай, Уз Закиров урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне сүндерү планлаштырыла. Закирова, Совет, Ленин , Октябрь, Бикет, Ключевая тыкрыгы 2024 елның 23 апреле, 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
“Юлбат” авыл хуҗалыгы предпрятиясенең Килдебәк бригадасында язгы кыр эшләренә керештеләр
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, Казан шәһәрендә үткәрелгән СССРның халыкара класстагы спорт мастеры Тимофеев Сергей Федорович истәлегенә багышланган 18 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында 2 урынны яулады.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәхим улы белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуы оештырылды. Фаил Фәхимович үз һөнәре, эше турында сөйләде. Укучылар кызыклы сораулар һәм авылны төзекләндерү буенча үз теләкләрен җиткерделәр.
“Казан” агросәнәгать паркында узган ярминкәләрдә ҖЧ “Игенче” җәмгыяте дә бик теләп катнаша.
Быелгы язгы ярминкәләргә килгән кунакларны, сатып алучыларны, мичтә пешкән коймак, кайнар чәй, удмурт халкының милли ашы булган перепечләр белән сыйладылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Бәйрәмнәр алдыннан Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Өмә барышында зур эшләр башкарылды: оешма тирәсендәге территория чүп-чардан, яфраклардан, корыган үләннән чистартылды, куаклар киселде, чүп-чар җыелды, Сабинка елгасы ярының бер өлеше җыештырылды. Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калды.
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова Томск шәһәрендә үткәрелгән билбау көрәше буенча Россия Федерациясе беренчелегендә юниорлар арасында 80+кг авырлыкта беренче урынны алды.
"Саба-Арена" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе" хезмәткәрләре гомумрайон шимбә өмәсенә кушылды. Спорт мәктәбе территориясе актив рәвештә энтузиазм белән тәртипкә китерелде: иске яфрак һәм чүп-чарлар җыелды. Өмәдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!