Ярминкәләрдә катнаштылар

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

    “Казан” агросәнәгать паркында узган ярминкәләрдә ҖЧ “Игенче” җәмгыяте дә бик теләп катнаша.

    Быелгы язгы ярминкәләргә килгән кунакларны, сатып алучыларны, мичтә пешкән коймак, кайнар чәй,  удмурт халкының милли ашы булган перепечләр белән сыйладылар.

    Махсус ясалган мич һәм самавыр күпләрдә соклану тудырды.Өлкән яшьтәге абый-апалар балачак, үсмер һәм яшьлек елларын искә төшереп,  әби- әниләренең мичтә пешергән таба ашларын ,самавырдан чәй эчкән вакытларын хәтерләрендә яңарттылар.

    Ярминкәдәге барлык катнашучылар бу ихтирамга, хөрмәткә,   матурлыкка сокланмый калмагандыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International