«Авыл территориясе - җаваплылык өлкәсе»

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Җирле үзидарә көне уңаеннан, 19 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. белән «Авыл территориясе - җаваплылык өлкәсе»  исемле түгәрәк өстәл үткәрделәр. Талип Рәшит улы җирле үзидарә органнарының эше, аның төзелеше һәм эшчәнлек өлкәсе, хокуклары, бурычлары, мөмкинлекләре, җаваплылык турында сөйләде. Үз чыгышында ул торак пункттагы тормыш җирле хакимияткә дә, халыкның үзенә дә бәйле булуын билгеләп үтте. Яшь катнашучыларга үзләрен борчыган сорауларларын бирергә мөмкинлек булды, аларга тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International