20 апрельдә "Шәмәрдән лицее" базасында «Зарница 2.0» бөтенроссия проектының чираттагы муниципаль этабы узды, анда "Беренчеләр хәрәкәте"нең 180нән артык укучысы катнашты.
Балалар түбәндәге дисциплиналарда ярыштылар: Ватан тарихын белү, хәрби һәм спорт әзерлеге, медицина ярдәме күрсәтү.
Урта төркем нәтиҗәләре буенча (11-13 яшь) призлы урыннар яуладылар:
1 урын - "Икшермә кадет мәктәп-интернаты"
2 урын - "Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе"
3 урын - "Гимназия"