ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2024 ел
сишәмбе

Тимершык авылы Зарә-тау урамының тау  кырыена 6000 мен  нарат агачы кәлшәләре утыртылды. Татарстан Республикасы көне уңаеннан бу истәлекле бер чара булып истә калачак.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

 26 августта Шәмәрдән мәдәният йортында “Керәшен биюе” темасына хореография буенча мастер-класс узды. Мастер-класста катнашучылар арасында  Шәмәрдән авылы “Акварель” коллективының  балалары да бар иде.

 Дәрес барышында катнашучылар керәшеннәрнең төрле этник төркемнәренең мәдәният һәм көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштылар. Аларның  төрле өлкәләрдәге бию төркемнәрен күреп кенә калмадылар, ә үзләре дә бу дәрестә актив катнаштылар. Лилия Айратовна  катнашучыларга бик җиңел генә кабатлый торган бию элементларын күрсәтте.

 Чара Пушкин картасы буенча узды 10 билет сатылды, керем 3000 сум.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татар милли язучысы Фанил Галиевның иҗаты белән Олы Нырты авыл китапханәсендә таныштылар. Укучылар игътибарына Татарстан Республикасы язучысы , юристы Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган «Фәнил Галиев эзләре буенча» дигән исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Ф.Галиев-мавыктыргыч хикәяләр, повестьлар авторы. Әдәби иҗаттан тыш, Ф.Галиев музыка, рәсем, спорт белән дә мавыга. Чара барышында яшьләр авторның иҗаты һәм китаплары белән таныштылар. «Йолдызлар нәрсә турында дәшмәде», «өрәк эзләре буенча»китапларына күзәтү үткәрелде. Аларга иң ошаган китаплар өйгә бирелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 «Җәйге китапханә -  2024» проекты кысаларында 26 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе "Тукайлы җәй" исемле  әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның «Туган авыл» шигырен укыдылар һәм туган авылын дәфтәрләрдә сурәтләделәр. Аннары балалар Г.Тукайның «Бәхет» әсәре буенча сорауларга җавап бирделәр һәм җавапларны яздылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26 августта балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Этләр - тугры дуслар” дигән танып белү сәгате үткәрелде. Кеше һәм этнең дуслыгы меңъеллыкны тәшкил итә. Элек-электән эт кешегә хезмәт итә. Галимнәр хәзерге этнең бабасы бүре булуын исбатлаганнар. «Иң тугры дуслар» чарасында балалар этләр ияләштерүнең ничек булганлыгы, элек-электән кешегә нинди ярдәм күрсәтелгәнлеге турында белделәр. Этләрнең төрле токымнары барлыкка килү, Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү якынлашканда этләрнең нинди зур роль уйнавы турында сөйләделәр. Бу хайваннарның кешегә тугрылыгы һәм мәхәббәте беркемне дә битараф калдырмаячак.

  Чара ахырында  балалар бик тырышып «батыр һәм тугры дуслар» ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26 нчы август көнне Сабада "Әйдә шаяРТ!" татар КВН лигасының зона этабы үтте. 

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.  Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук җылыту радиаторлары рәшәткәләрен урнаштыру эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 21 августта  «Гимназия»  базасында Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында география укытучыларының секция утырышы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

30 август-Татарстан Республикасы көне! Бу бәйрәм тынычлык һәм иминлек, Татарстан халыкларының бердәмлеге символы булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, 24 августта Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш мәдәният йорты белән берлектә, "Гөлбачадай ямьле туган илем, изге җирем минем - Татарстан" концерт программасын әзерләде һәм тамашачыларга тәкъдим итте. Безнең концертта татар милли җырлары һәм биюләре белән беррәттән кулга-кул тотынышып яшәүче һәм дуслык җепләрен саклаучы халыкларның әсәрләре дә яңгырады. Татарстан бүген бөтен дөньяны белә. Шуңа күрә безнең бәйрәм Ватан матурлыгы, аның казанышлары белән горурлану хисе белән тулды. Концерт хисләр давылын уятты һәм һәркемнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм көчле алкышлар белән үрелеп барды. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан таңнары тыныч булсын, бүгенге көн уңышлы булсын, киләчәк якты булсын!

Тэги: Мишә авыл җирлеге

23 август көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре   «Гордо реет флаг России» дигән тематик сәгать үткәрде. Чарада дәүләтебез символикасы турындагы  китапларга күзәтү үткәрелде, иллюстрацияләр каралды, илебез флагы турында шигырьләр өйрәнелде. Барлык балалар да дәүләт символларына хөрмәт белән карыйлар, һәм, әлбәттә, безнең чиксез һәм бөек илебез белән горурланалар һәм яраталар!

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International