21 августта «Гимназия» базасында Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында «Эшне оештыруның һәм һөнәри хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре» темасына география укытучыларының секцион утырышы узды.
Шулай ук "География укытучыларының норматив базасы" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде һәм Саба районы география укытучыларының 2024/2025 уку елына эш планы расланды.