26 нчы август көнне Сабада "Әйдә шаяРТ!" татар КВН лигасының зона этабы үтте.

2024 елның 27 августы, сишәмбе

26 нчы август көнне Сабада "Әйдә шаяРТ!" татар КВН лигасының зона этабы үтте.  Сәхнәне Саба аграр көллиятеннән "Батырлар", Мамадыш районыннан "Гади егетләр" командалары кыздырды. Көндәшлек көчле булса да, жюри үзенең нәтиҗәсен чыгарды: "Иң яхшы мәзәк" номинациясендә Сабаның "Батырлар" командасы танылды.  Мамадышның "Гади егетләр" командасы исә ГРАН- ПРИга ия булды.  Мөхтәрәм жюри составында Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Валиев, "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" программа директоры Радик Ганеев, Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Әдилә Гусамова, "Ак Барс" хоккей клубы дикторы, кайчандыр үзе дэ "Чын егетләр" КВН командасында уйнаган Наил Сәлаховлар бар иде. ГРАН- ПРИ яулаган команда,Казан шәһәрендә, "Әйдә, ШаяРТ!" КВН лигасының алдагы этабында катнашачак. Катнашкан командаларга рәхмәт белдереп, алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International