Лесхоз бистәсендә Татарстан Республикасы көне

2024 елның 27 августы, сишәмбе

30 август-Татарстан Республикасы көне! Бу бәйрәм тынычлык һәм иминлек, Татарстан халыкларының бердәмлеге символы булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, 24 августта Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш мәдәният йорты белән берлектә, "Гөлбачадай ямьле туган илем, изге җирем минем - Татарстан" концерт программасын әзерләде һәм тамашачыларга тәкъдим итте. Безнең концертта татар милли җырлары һәм биюләре белән беррәттән кулга-кул тотынышып яшәүче һәм дуслык җепләрен саклаучы халыкларның әсәрләре дә яңгырады. Татарстан бүген бөтен дөньяны белә. Шуңа күрә безнең бәйрәм Ватан матурлыгы, аның казанышлары белән горурлану хисе белән тулды. Концерт хисләр давылын уятты һәм һәркемнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм көчле алкышлар белән үрелеп барды. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан таңнары тыныч булсын, бүгенге көн уңышлы булсын, киләчәк якты булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International