ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

23 август көнне Шәмәрдән мәдәният йортында иҗат һәм илһам атмосферасы хөкем сөрде. Мәдәният йорты балетмейстеры «Акварель» халык бию төркеме балалары өчен «Я рисую этот мир» рәсем конкурсы оештырды, аларны якты буяулар һәм фантазия аша дөньяны үз күзаллаулары белән уртаклашырга чакырды. Балалар, карандашлар белән үзләренең хыялларын, өметләрен һәм әйләнә-тирә дөньяны күрүләрен чагылдырып, дәртләнеп иҗатка керештеләр. Кайберәүләр агачларның куе яфраклары арасыннан үтеп кергән кояш нурларын, кайберәүләр чәчәкле болын өстендә очып йөрүче аллы-гөлле күбәләкләрне, ә кайберәүләр ерак сәяхәтләр турында хыялландылар һәм дулкыннар буйлап йөзүче корабларны сурәтләделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре иҗат процессын елмаеп күзәттеләр, яшь рәссамнарга булыштылар һәм аларның илһамын күтәрделәр. Һавада шатлык һәм иҗат атмосферасы бар иде, һәр бала үзен кәгазь битендә үз дөньясын тудыручы чын рәссам итеп хис итте.

Мичән авыл җирлеге Иске Мичән мәдәният йортында сайлау алды җыены үтте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

  Алдынгылар хәрәкәтенең Беренчел бүлекчәләре бәйгесенең нәтиҗәләре белән таныштырыр вакыт килеп җитте. Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча, 1, 2 һәм 3 урыннарны яулаган барлыгы - 2 мең җиңүче ачыкланды.Барлыгы 13422 гариза бирелгән-бәйгедә хәрәкәтнең 120 000 нән артык укучысы катнашкан.

Террорчылык хәзерге вакытта кешелек җәмгыятенә яный торган зур куркынычларның берсе булып тора.25 августта Сатыш авыл китапханәсендә “Террорчылыкның чикләре юк” дигән темага чара үткәрелде. Чара барышында балалар террорчылык, аның төрләре, максатлары турында таныштылар. Соңгы елларда дөньяда булган террорчылык актларын искә төшерделәр. Китапханәче балаларга теракт куркынычы булган очракта үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Чарага шулай ук мәгълүмати күргәзмә оештырылган иде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24 август  көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәсе, Нырты һәм  Сабабаш авыл клубы мөдирләре,  Килдебәк авыл китапханәчесе хезмәткәрләре паркта театраль  экскурсияне тәкъдим итү буенча эшне актив дәвам иттеләр. Бүген  килгән  балалар әлеге чарада актив катнаштылар. Экскурсия бик мавыктыргыч узды, балалар һәм өлкәннәр бик күп якты эмоцияләр алдылар. 

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген 26 августта «Саба-Арена» спорт мәктәбендә «Мәктәп эшендә мөһим һәм креатив юнәлешләрне, 2024 - 2025 уку-тренировка елына максат һәм бурычларны билгеләү» темасына педагогик совет узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Спорт мәктәбенең яңа шартлардагы эш үзенчәлекләре.

Еллык эш планын раслау.

Мәктәптә төркемнәрне һәм бүлекләрне туплау.

Мәктәп хезмәткәрләре белән хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрү, мәктәп спортчылары белән куркынычсызлык техникасы буенча тренер-укытучыларның эшен оештыру.

Мәктәп хезмәткәрләрен һәм спортчыларын медицина тикшерүе.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсе, аларның нәтиҗәләре үсеш динамикасы.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Бюджеттан тыш өлкә предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук федераль һәм республика учреждениеләре арасында «Чәчәкле Саба-2024» конкурсына йомгак ясалды.

25 август көнне Чәбия-Чурчи авыл клубы янында Олы Нырты, Язлы-Арташ авыл клублары, Ике басу Арташ авыл мәдәният йорты белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Татарстан-туган җирем!" дип исемләнгән урам концерты үткәрелде. Концерт тамашачылар өчен дә, артистларның үзләре өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Лесхоз  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Зөя утрау-шәһәрчеге» нә экскурсиягә бардылар. Музейда, чиркәүдә һәм башка истәлекле урыннарда булдылар. Тәрбияләнүчеләргә бик ошады, барысы да канәгать калдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Чәбия-Чурчи авыл клубында Россия флагы көненә «Россия флагы» мәгълүмат сәгате уздырдык. Чара башында мөдир балаларга 1991 елдан бирле ел саен 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Дәүләт флагы көне – бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Чарада катнашучылар дәүләт символларының ни өчен кирәклеген, күп гасырлар дәвамында ничек барлыкка килүен һәм ничек үзгәрүен белделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International