Алдынгылар хәрәкәтенең Беренчел бүлекчәләре проектлары бәйгесенең нәтиҗәләре

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

  Алдынгылар хәрәкәтенең Беренчел бүлекчәләре бәйгесенең нәтиҗәләре белән таныштырыр вакыт килеп җитте. Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча, 1, 2 һәм 3 урыннарны яулаган барлыгы - 2 мең җиңүче ачыкланды.Барлыгы 13422 гариза бирелгән-бәйгедә хәрәкәтнең 120 000 нән артык укучысы катнашкан.

  Саба районыннан Шәмәрдән РОСТ лицее һәм Явлаштау урта мәктәбе командалары җиңүче булдылар. Балалар һәм аларның остазлары дүрт ай дәвамында үзләренең илебездә иң яхшылар икәнлекләрен исбатладылар, чөнки әлеге бәйге нәкъ менә шул кадәр вакыт эчендә дәвам итте. Хәзер аларга Алдынгылар хәрәкәтенең проектларын гамәлгә ашыру өчен 200 мең сум күләмендә акчалата грант тапшырылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International