12-23 август көннәрендә гимназиябездә 1-5 нче сыйныф укучылары өчен "Җәйге интенсив"дип исемләнгән түләүле курслар үтте. Балалар дәресләргә рәхәтләнеп йөрделәр, элек өйрәнгән материалны кабатладылар һәм беркеттеләр. Гимназия администрациясе башлангыч сыйныфларның һәм инглиз теленең тәҗрибәле, креатив педагогларына хезмәтләре өчен, җаваплы әти-әниләребезгә, укуга һәм тәрбиягә тиешле игътибар бирүләре өчен, укучыларыбызга, дәресләрне калдырмаганнары һәм тырышып шөгыльләнгәннәре өчен рәхмәтле! Яңа уку елында барыгызга да уңышлар һәм яхшы билгеләр телибез!
2024 нче елның 24 август көнендә Мари иле республикасы Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ачык турнир булып узды.
25 августта Татарстан Республикасында Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уңаеннан Олы Кибәче авыл китапханәсендә балалар һәм яшьләр өчен «Без батырлыклар турында укыйбыз, герой булырга хыялланабыз»дигән патриотик сәгать үткәрелде. Күргәзмә ярдәмендә китапханәче Муса Җәлилнең иҗади язмышы, аның китабының барлыкка килү тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Чара ахырында М.Җәлил шигырьләре яңгырады.
Ел саен 25 августта Татарстан Республикасында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеге көне билгеләп үтелә. 79 ел элек бу көнне Берлин бистәсендә, Плетцензее төрмәсендә әсирлеккә эләгеп фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбыз җәзалап үтерелә.
24 августта Җәлилчеләрне искә алу көненә, Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә «Үлгәннән соң үлмәслек итеп яшәргә...» дигән истәлек сәгате үткәрелде. Балалар Җәлил һәм аның биографиясеннән күп кенә билгесез фактлар белделәр. Китапханәче Муса Җәлилнең иҗади язмышы, “Моабит дәфтәре” китабының тарихы, шагыйрьнең һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Муса Җәлил кыска, ләкин якты гомер кичерде – аның гомере 38 яшендә өзелде. Аның исеме һәм батырлыгы дөньякүләм танылу алды, үлемсез шигырьләр - фашист стеналарында язылган атаклы "Моабит дәфтәрләре" дөнья халыкларының күп телләренә тәрҗемә ителде. Алар, М. Җәлилнең язмышы кебек үк, Ватанга тугрылык , геройлык һәм батырлык символы.
«Россиянең Яшь стратеглары»Бөтенроссия конкурсы старт алды.
1991 елның 22 августында Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә өч төсле Россия флагы күтәрелә, ул дәүләт символы сыйфатында Урак һәм чүкеч белән кызыл тукыманы алыштыра. РФ Президентының 1994 елның 20 августындагы указы нигезендә, 22 август дәүләт бәйрәме-Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне булды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан 23 август көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Безнең флаг матур - ак, зәңгәр, кызыл!" дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Катнашучыларның һәркайсы, төсле акбур белән коралланып, тырышып-тырышып үз уйларын асфальтка күчерде. Флагның символик сурәтләр белән үрелеп барган кызыл, зәңгәр һәм ак полосалары соры бетон өслекне ачык төсләргә каплады. Шулай итеп, бәйрәм конкурс кына түгел, ә чын сәнгать, бердәмлек һәм үз илеңә мәхәббәт бәйрәменә әверелде.
Хәзерге тормыш хәрәкәт һәм темп белән тулы, шуңа күрә урам һәрвакыт "көтелмәгән хәлләр белән тулы". Җәйге каникулларда балалар актив, алар кызыксынучан, аларга бер урында басып торуы кыен. Әмма урамда барыннан да элек балаларга юл-транспорт һәлакәтләре корбаны булмас өчен бик сак булырга кирәк.24 август көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Минем дусларым - юл билгеләре" дигән мәгълүмати - танып белү сәгате үткәрде. Әлеге чарада балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерделәр һәм аларны үтәү зарурлыгына игътибар иттеләр.
Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә документлар кабул итә башлау турында игълан итте.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
22-23 август көннәрендә Ютазы муниципаль районында Вафауллин А.А. крестьян фермер хуҗалыгы базасында машина белән сыер саву операторларының 51 нче республика конкурсы узды. Тантаналы чараны ачуда министр урынбасары Гөлүс Баязитов һәм Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашты. Конкурс операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер савуның алдынгы алымнарын тарату максатында үткәрелә. Конкурста Саба муниципаль районы данын «Игенче»ҖЧҖеннән Рушания Сабирҗанова тәкъдим итте. Аның 26 ел терлекчелектә эш стажы бар, шуның 25 елын сыер саву операторы булып эшли. 2023 елда уртача савым 11992 кг тәшкил иткән. Конкурс кысаларында сөт барлыкка килү һәм сөт бирү теориясе һәм физиологиясе, терлекләрне һәм биналарны тоту гигиенасы буенча һөнәри белемнәрне тикшерделәр. Конкурсның практик өлеше саву җайланмаларын сүтеп җыюдан, саву залында сыерларны бирүдән торды. «2023 елда иң югары продуктивлык алган катнашучы» номинациясендә һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен Рушания Сабирҗанова сертификат һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.