Спортинг-компакт буенча ачык турнир

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

2024 нче елның 24 август көнендә  Мари иле республикасы Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ачык турнир булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче  спортчылар катнашты. Ярышлар барлыгы өч категориядә узды:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

“А”категориясендә Ибатуллин Айрат өченче урынга лаек булды. “В” категориясендә Гарипова Алия алтын медаль яулады, шушы ук категориядә Абдуллин Сәрим көмеш медальгә ия булды.”С” категориясендә яшь спортчы Маметов Булат икенче урынны алды.

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International