«Үлгәннән соң үлмәслек итеп яшәргә...»

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Ел саен 25 августта Татарстан Республикасында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеге көне билгеләп үтелә. 79 ел элек бу көнне Берлин бистәсендә, Плетцензее төрмәсендә әсирлеккә эләгеп фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбыз җәзалап үтерелә.

 24 августта Җәлилчеләрне искә алу көненә, Казанчы  Бигәнәй авыл китапханәсендә «Үлгәннән соң үлмәслек итеп яшәргә...» дигән истәлек сәгате үткәрелде. Балалар Җәлил һәм аның биографиясеннән күп кенә билгесез фактлар белделәр. Китапханәче Муса Җәлилнең иҗади язмышы, “Моабит дәфтәре” китабының тарихы, шагыйрьнең һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Муса Җәлил кыска, ләкин якты гомер кичерде – аның гомере  38 яшендә өзелде. Аның исеме һәм батырлыгы дөньякүләм танылу алды, үлемсез шигырьләр - фашист стеналарында  язылган атаклы "Моабит дәфтәрләре" дөнья халыкларының күп телләренә тәрҗемә ителде. Алар, М. Җәлилнең язмышы кебек үк, Ватанга тугрылык , геройлык  һәм батырлык символы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International