"Безнең флаг матур - ак, зәңгәр, кызыл!"

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

1991 елның 22 августында Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә өч төсле Россия флагы күтәрелә, ул дәүләт символы сыйфатында Урак һәм чүкеч белән кызыл тукыманы алыштыра. РФ Президентының 1994 елның 20 августындагы указы нигезендә, 22 август дәүләт бәйрәме-Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне булды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан 23 август көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Безнең флаг матур - ак, зәңгәр, кызыл!" дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Катнашучыларның һәркайсы, төсле акбур белән коралланып, тырышып-тырышып үз уйларын асфальтка күчерде. Флагның символик сурәтләр белән үрелеп барган кызыл, зәңгәр һәм ак полосалары соры бетон өслекне ачык төсләргә каплады. Шулай итеп, бәйрәм конкурс кына түгел, ә чын сәнгать, бердәмлек һәм үз илеңә мәхәббәт бәйрәменә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International