Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә, гаилә елын йомгаклап, “Гаиләмнең яраткан шөгыле” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә укучыларның гаиләләренең оста куллары белән эшләнгән гаҗәеп матур һәм бик кызыклы иҗади эшләре тәкъдим ителде.
Түбән Утар авылыннан Гаязовлар гаиләсе йорт биләмәләрен “Яңа ел” бәйрәме уңаеннан бик матур итеп бизәгәннәр. Бөтен җирдә утлар яна, кардан күп итеп сыннар ясалган, матур итеп чыршы бизәлгән. Тырышлыклары өчен зур рәхмәт белдерәбез!
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Ядрә этү” һәм “ 60 м йөгерү” буенча, 1 нче һәм 3 нче урыннарны яулады.
2024 елда Дания язучысы Ганс Христиан Андерсенның «Кар патшабикәсе» әкиятенең беренче басылуына 180 ел тула. Уйлап кына карагыз, 180 ел инде бөтен дөнья буенча кызлар һәм малайлар Герда һәм Кай язмышы өчен борчылалар, аларның маҗараларын күзәтәләр һәм яхшылык, һичшиксез, явызлыкны җиңәчәк, дип ышаналар! 26 декабрь көнне Иштуган авыл китапханәсе Иштуган мәдәният йорты белән берлектә "Кар патшабикәсендә кунакта"дигән чара үткәрде.
Безнең күбебез «Кар патшабикәсе» әкиятен бер генә тапкыр булса да укыдык. Дөрес, яхшылыкның явызлык өстеннән тантана итүе һәм чын дуслык кыйммәтләре турындагы иң яхшы тарихны, мөгаен, табып булмас. Моннан тыш, язучы үзе «Кар патшабикәсе»н гомеренең иң яхшы әкияте дип саный.
Алып баручы нәкъ менә шул хакта балаларга сөйләде.
Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән танышып кына калмадылар, әкиятченең балачагы турында да бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар әкият буенча викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр, буяулар буядылар, «Кар патшабикәсе» мультфильмын карадылар.
Ә чара тәмамлангач, балалар «Кар патшабикәсе» әкияте безне чын мәхәббәтнең теләсә нинди киртәләрне җиңәргә һәм хәтта иң салкын йөрәкне эретергә сәләтле икәненә өйрәтә дигән нәтиҗә ясадылар.
"Иң яхшы яңа ел бизәлеше" район конкурсында мактаулы 1 нче урын безнеке!
Шекше авыл җирлеге “Иң яхшы Яңа ел чыршысын бизәү-2024” конкурсында авыл җирлекләре арасында 1 нче урын яулады.
Шекше Фельдшер-акушерлык пункты район күләмендә сәламәтлек саклау оешмалары арасында “Иң яхшы Яңа ел чыршысын бизәү» конкурсында 1 нче урын яулады
Депутат Вольфсон Илья Светославовичтан котлау!
27 декабрь көнне Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ире СВО да, үзе бала ялында булучы Корсабаш авыл китапханәсе мөдире Фәсхиева Миләүшәгә Кыш бабай, Кар кызы күчтәнәчен тапшырдылар.