Бүген безнең учреждениедә мөһим һәм шатлыклы вакыйга булды. Дәүләт Думасы депутаты Вольфсон Илья Светославовичның ярдәмчесе ике хезмәткәребезгә – табиб-хирург Әхмәдуллин Рамил Шәйхенур улына һәм 3нче терапия участогы шәфкать туташы Нәҗметдинова Рәсимә Малик кызына рэхмэт хаты тапшырды.
Бу сайлау төрле интернет-ресурсларда һәм мессенджерларда медицина персоналының эшен бәяләүләрне җентекләп өйрәнү нигезендә ясалган.. Пациентлар бу белгечләрнең медицина хезмәтләрен күрсәткәндәге профессионализмын, кайгыртуын һәм игътибарын югары бәяләгәннәр.
Мондый белгечләрне бүләкләү – аларның казанышларын тану гына түгел, ә хезмәтенең җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булуын да раслау. Әлеге чаралар хезмәткәрләр арасында мотивацияне күтәрүгә ярдәм итә һәм коллективта команда рухын ныгыта.
Әхмәдуллин Рамил Шәйхенур улын һәм Нәҗметдинова Рәсимә Маликовнаны әлеге мактаулы казанышлары белән котлыйбыз! Аларга киләчәктә һөнәри уңышлар һәм шәхси иминлек телибез.