Татарстан республикасы Саба муниципаль районында инде берничә ел дәвамында оешмалар арасында «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсы уздырыла.
17, 18 нче декабрь көннәрендә укучылар, ата-аналар һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәп территориясен бизәү буенча массакүләм сыйныфтан тыш чара уздырылды. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, «Гаилә елы», «Фәнни-технологик үсеш елы», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елы», «Ватанны Саклаучылар елы» темаларына нигезләнгән берсеннән-берсе матур сыннар барлыкка килде.
Укучылар һәм коллектив комиссия кунакларын җылы каршы алдылар, кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.
Безнең "ОНИКС" белем бирү үзәге «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында мактаулы 1 нче урынны алды. Бу укучыларның, аларның ата-аналарының, педагогларның зур хезмәте нәтиҗәсе.
Яңа елга санаулы вакыт калып бара. Безнең мәгариф үзәгендә Яңа елның яраткан кышкы бәйрәменә әзерлек бара.
28 декабрьдә «ОНИКС" мәгариф үзәгендә укучылар, чыгарылыш укучылары һәм педагоглар өчен «Яңа ел» кичәсе оештырыла. Сезне бәйрәм рухы, яхшы музыка, дуслар