Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары өчен «Новогоднее чудо» дигән күңел ачу программасы оештырдылар.
7 январь көнне Тимершык мәдәният йортында яшь гаиләләр арасында күңелле стартлар үтте.
Яшь гаиләләр арасында күңелле стартлар.
Югары Шытсу мәдәният йорты каршысында балалар катнашында хәрәкәтле уеннар булып узды. Балалар бик актив катнаштылар.
Югары Шытсу авылында 3 гыйнвар көнне итекле футбол ярышы булып узды. Ярышта барлыгы 4 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын Тимершык, 2 урын Югары Шытсу, 3 урын Икшермә һәм 4 урын Түбән Шытсу. Барлык командалар грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан барлык мәдәният йортларында балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмнәр бик оешкан төстә алып барылды, балалар әти-әниләр белән берлектә уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар.
Бүген 6 гыйнварда Байлар Сабасында "Алтын туп" манежында Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча яңа ел турниры узды.
7 гыйнварда Саба район китапханәсе хезмәткәрләре үзәк чыршы янында "Яңа ел чыршысы янында" дип исемләнгән күңелле уеннар оештырдылар.Кыш бабай белән Кар кызы теләкләр җиткерделәр. Балалар төрле уеннарда актив, бердәм булып, команд а булып ярыштылар.Чара ахырында Кыш Бабай белән Кар кызы бүләкләр тапшырды. Бәйрәм чыршы янында җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.