Бүген 6 гыйнвар Байлар Сабасында "Алтын туп" манежында Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча яңа ел турниры узды.

2025 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

Кукмара, Теләче, Саба, Питрәч һәм Казан шәһәрләреннән 10 команда катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча: 1 урын - "Олимп" Саба ( тренеры: Разаков д. р.) 2 урын - Шәмәрдән "Яшьлек" (тренеры: Хәлиуллин ф. Х.) 3 урын-"Олимп-2" Саба ( тренеры: Разаков д. р.) "Иң яхшы уенчы" номинациясендә Сәетов Эмиль (тренеры Разаков д. р.) бүләкләнде. "Иң яхшы капкачы" номинациясендә Галиев Диназ ( тренеры Разаков д. р.) бүләкләнде. "Иң яхшы бомбардир" номинациясендә Ибраһимов Алмаз (тренеры Хәлиуллин ф. Х.) бүләкләнде. Яшь футболчыларыбызны һәм аларның тренерлары Хәлиуллин Фәрхәт Ханзар улын, Разаков Данияр Рихсибай улын котлыйбыз

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International