ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2025 ел
шимбә

Саба больницасы укучылар өчен үз ишекләрен ачты!

Тэги: хастаханә

25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Cтудент булган кеше бу елларны сагынып искә ала.

Тэги: Мәгариф идарәсе

31
гыйнвар, 2025 ел
җомга
Билгеле булганча, узган 2024 ел тарихта "Гаилә елы" булып истә калачак. Шул уңайдан, районыбыз житәкчесе Рәис Нургали улы Миннеханов карары нигезендә, оешма-предприятияләр арасында җәмгыятьнең төп элементы, кеше кыйммәтләрен, мәдәниятләрен һәм буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклаучы, тотрыклылык һәм үсеш факторын күрсәткән "Буыннар тарихы-гаилә ядкәре" исеме астында бәйге-бәйрәмнәр оештырылды.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

31 январь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык  җыелышы уздырылды. Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г.  2024 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2025 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар  авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе җәмәгать иминлегенең торышы буенча; Саба районы прокуроры урынбасары Файзетдинова Э.Т.; Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы  Галимуллин А.Р.;   Корса урман хуҗалыгы урман мастеры Гилязиев Ф.Т. чыгыш ясадылар. Йомгаклау сүзе белән Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

29 январь көнне район мәдәният йортында "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре" район шәҗәрә фестиваленең йомгаклау концерты булды. Анда Олы Шыңар авыл җирлегеннән Хаҗиевлар нәселе вәкилләре катнашты һәм 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар.   Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук әлеге савытның көндәлек тормышта куллану өчен дә кирәк булуын искәрттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы,район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, «Яшьлек " яшьләр үзәге хезмәткәрләре, «Добрые Сабы» игелек үзәге, районыбыз волонтерлары Саба муниципаль районы Яшь гвардиячеләре, Шәмәрдәннең «Үсеш» лицее   яшь армиячеләре, шулай ук Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән мәктәбе "Алдынгалар" хәрәкәте активистлары, гомумән  Саба муниципаль районы яшьләре, Татарстан Яшьләр министрлыгы коллегиясенең турыдан-туры трансляциясендә катнаштылар.

30 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр «Саба-Арена» спорт мәктәбендә өстәл теннисы дисциплинасында ПОДА, ЛИН, начар ишетүчеләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 7 муниципаль районыннан 40 тан артык спортчы катнашты. Бүләкләү тантанасында хөрмәтле кунак - ТР инвалидлар федераль хезмәтенең башкарма директоры Федорова Ольга Евгеньевна бар иде. Беренчелек нәтиҗәләре: 1-5 сыйныфлар:1 урын: Имамиева Рияна (Саба районы) 2 урын: Леонтьева Дарья (Саба р-оны) 3 урын: Кәримов Алина (Саба р-оны) 6-10 нчы сыйныфлар: 1 урын: Фәйзетдинова Сафира (Саба р-оны) 2 урын: Шәйдуллина Элина (Саба районы) Начар ишетүче кызлар арасында: 1 урын: Хөсәенова Гөлшат (Казан) 2 урын: Быкова Анастасия (Казан) Чемпионат нәтиҗәләре: 6-10 КЛАССЫ: 1 урын: Гороховатченко Галина (Саба р-оны) 2 урын: Ищенко Екатерина (Саба р-оны) 3 урын: Багманова Энҗе (Саба р-оны), Исмагилова Гөлназ (Саба р-оны) Ир-атлар 1-5 сыйныф: 1 урын: Галиәкбәров Раил (Саба р-оны) 6-10 нчы сыйныф ир-атлары: 1 урын: Шаманов Нияз (Саба р-оны) 2 урын: Шәфигуллин Фаил (Саба р-оны) 3 урын: Миндияров Рәмис (Казан) Начар ишетүче кызлар арасында: 1 урын: Кузнецова Виктория (Казан) 2 урын: Азнгараева Зөлфия (Азнакай р-он) 3 урын: Карташева Дарья (Азнакай р-он) Начар ишетүче ир-атлар арасында: 1 урын: Тюклеев Александр (Казан) 2 урын: Гыйләҗиев Мансур (Казан) 3 урын: Степанов Руслан (Кукмара р-он) Җиңүчеләрне, призерларны һәм катнашучыларны котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

2025 ел Ватанны саклаучылар елы һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә МБМУ «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе» план төзеде, аның нигезендә Президент Указын тормышка ашыру эше башланды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International