2025 ел Ватанны саклаучылар елы һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә МБМУ «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе» план төзеде, аның нигезендә Президент Указын тормышка ашыру эше башланды.
27 гыйнварда, нацистлар Германиясе гаскәрләре тарафыннан Ленинградны блокададан азат итүнең 81 еллыгы көнендә, 1-6 класс укучылары өчен "Блокададагы Ленинград битләре буйлап" батырлык дәресе үткәрелде. Дәреснең төп максаты - Ленинградны каһарманнарча саклау турындагы хәтерне саклау, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык, Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт һәм рәхмәт хисе тәрбияләү. Мәктәп яшь армиячеләре «Блокадный хлеб» дигән әңгәмә үткәрделәр. Укучылар иң катлаулы чорда, 1941-1942 елның кышында, алгы сызыктагы сугышчыларга көненә 500 грамм тиешлеген белделәр. Эшчеләргә 255әр грамм, калганнарга тагын да азрак-125әр грамм. Башка азык-төлекне халык алмаган. Ипи составына целлюлоза, ылыслар, капчыклардан алынган он калдыклары кергән. Камыр формасын машина мае белән майлаганнар, ул вакытта көнбагыш мае булмаган.
27 январь көнне 7-9 класс укучылары «Мальчик в полосатой пижаме» фильмын карадылар һәм фикер алыштылар. Фильм «Холокост корбаннарын искә алу» атналыгы кысаларында күрсәтелде.
Патриотик юнәлештәге чаралар белән беррәттән, мәктәптә һөнәри юнәлеш бирү эше дә актив алып барыла.
19 январь көнне мәктәптә 7-9 сыйныф укучылары өчен Лубьян урман-техника көллияте вәкилләре белән очрашу булды. Укучылар алдында Лубьян урман-техника көллияте укытучысы Гобәйдуллина Фәния Миңнерәкыйп кызы чыгыш ясады. Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәрләр, 9 нчы сыйныфтан соң уку мөмкинлекләре, көллияткә кабул итү кагыйдәләре, студент тормышы турында сөйләделәр.
20 гыйнварда ДКУ "Саба урманчылыгы" урманчысы Гайнетдинов Айрат Сәид улы белән очрашу булды. Очрашу вакытында 7-9 сыйныф укучылары белән урман хуҗалыгы һөнәрләренә багышланган әңгәмә үткәрелде. Чара мәктәп укучыларына булачак һөнәрләрен сайларга һәм кишәрлек урманчысы, урман хуҗалыгы инженеры, урман саклау буенча дәүләт инспекторы эше турында күбрәк белергә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Урманчы балаларны үз эшенең билгеле бер нечкәлекләре белән таныштырды, карта белән эшләргә өйрәтте.
Мәктәп укучылары зур теләк белән хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Башлангыч сыйныф укучылары җимлекләр элделәр һәм даими рәвештә азык сибәләр. Ә волонтерлар, 8 класс укучылары, еш кына өлкәннәргә ишегалларын кардан чистартырга булышалар.
Бары тик игелекле эшләр, файдалы очрашулар гына балаларда патриотик хисләр тәрбияли.