25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Cтудент булган кеше бу елларны сагынып искә ала.
Юлбат төп мәктәбендә дә мәктәпне тәмамлаган студентлар белән очрашу булды. Фатхриева Алсина Илнар кызы-Казан милли тикшеренү-технология университеты студенты. Ул рәхәтләнеп үзенең уку тәҗрибәсе белән уртаклашты, үз һөнәрен сайлау турында сөйләде һәм булачак студентларның сорауларына җавап бирде. Ул укырга керү һәм уку үзенчәлекләре буенча кыйммәтле киңәшләр бирде. Без Фатхриева Алсинәгә һөнәри үсеш турында күбрәк белү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерәбез.
Сезне Студентлар көне белән котлыйбыз! Без һәрвакыт үзебезнең чыгарылыш укучыларыбызны күрүебезгә шат һәм аларның казанышлары белән горурланабыз.