29 январь көнне район мәдәният йортында "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре" район шәҗәрә фестиваленең йомгаклау концерты булды. Анда Олы Шыңар авыл җирлегеннән Хаҗиевлар нәселе вәкилләре катнашты һәм 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Фойеда күргәзмә күрсәтелде, шәҗәрә агачын тәкъдим иттеләр, анда катнашучылар үз нәселләре, үз гаиләләре тарихындагы мөһим вакыйгаларга һәм кешеләргә, буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләргә басым ясадылар. Шулай ук аларның гаиләләрендә әзерләнә торган милли ризыкларны тәкъдим иттеләр. Аннары сәхнәдә чыгыш ясадылар, үзләренең шәҗәрәләрен, гаилә традицияләрен тәкъдир иттеләр.