Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы,район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, «Яшьлек " яшьләр үзәге хезмәткәрләре, «Добрые Сабы» игелек үзәге, районыбыз волонтерлары Саба муниципаль районы Яшь гвардиячеләре, Шәмәрдәннең «Үсеш» лицее яшь армиячеләре, шулай ук Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән мәктәбе "Алдынгалар" хәрәкәте активистлары, гомумән Саба муниципаль районы яшьләре, Татарстан Яшьләр министрлыгы коллегиясенең турыдан-туры трансляциясендә катнаштылар. 31 гыйнварда Казанда узган утырышта республика яшьләре өчен проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2025 елга өстенлекле бурычлар билгеләнде. Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясе беренче тапкыр Татарстанның барлык шәһәр һәм районнары яшьләре катнашында туры трансляция форматында узды. 2025 елга Татарстан яшьләр сәясәте өчен өстенлек итеп «яшьләр һәм балалар» милли проектының максатлары һәм бурычлары билгеләнде. Аны гамәлгә ашыру Россиядә 2025 елда башланып китте һәм ул 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрнең талантларын үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән.
#КоллегияМинМолРТ