ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

 «Илһам чишмәсе»  төбәкара җыр бәйгесе

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында, Туктар авылы клубы мөдире Сабабаш авылы клубы мөдире белән берлектә, булачак солдатлар катнашында "Могҗизалар кыры " уены үткәрделәр.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Безнең яшьләр -  Тургай волонтерлары " изге эшләрен дәвам итәләр. Шул уңайдан без, 20 февральдә "Мәрхәмәтле йөрәк" акциясе кысаларында  «Гаилә бергә"дип исемләнгән ХФ ярдәме белән  «Йорттан еракта булган йорт» дип аталган кунакханәдә булдык. Бу йортта балалар әти-әниләре белән яши һәм авырудан соң химиотерапия һәм тернәкләндерү уза. Хәйрияче Юрий Викторович Золотарев ярдәме белән без тәрбияләнүчеләр белән сувенир сабын һәм беләзек-амулетлар ясау буенча мастер - класслар оештырдык. Мастер-класслар узганнан соң барлык катнашучыларга истәлеккә искиткеч йомшак уенчыклар тапшырылды. “Гаилә бергә "  дип исемләнгән хәйрия фонды директоры, Юлия Марковага волонтерлык эшчәнлегебезне оештыру мөмкинлеге  биргәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар һәм чәчәк ату телибез. Шулай ук хәйрияче Юрий Викторович Золотаревка чараны оештыруда ярдәм иткәне һәм приютның “Игелекле йөрәк".акциясендә катнашканы өчен рәхмәт сүзләре белдерәбез

Тэги: ОСЗ Тургай

Февраль ае хәрби-патриотик ай, Батырлык ае буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу үткәрелде.

Ветераннарыбыз өчен Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган махсус күргәзмә белән танышу, музей буйлап сәяхәт үткәрелде. Бөек Ватан, Әфганстан сугашларына багышланган экспозицияләргә аерым тукталып, видеоязмалар каралды, яу кырында ятып калган батыр сугышчыларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Очрашу түгәрәк өстәл артында сугыш хәтирәләрен, ветераннарыбызның музейга тапшырырлык шәхси атрибутларын  барлау белән дәвам итте. Әфганчылар Советы рәисе Илшат Зиннур улы Ахметшин үзенең сугыш юлын үткән шәхси әйберләрен музеебызга тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Түбән Шытсу авыл җирлегендә барлыгы 3 тыл хезмәтчәннәре Калимуллин Заһидулла, Галявиев Әмин һәм Габдрахманов Салих Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле медаль белән бүләкләнде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәдәни чара үткәрелде. Әлеге чарада армия сафларында төрле елларда хезмәт иткән егетләр чакрырылды. Концерт программасы тәкъдим ителде, кызыклы уеннар, җыр-бию егетләр белән бергә башкарылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

23 февральдә Лесхоз бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Ир-атлар категориясендә 2 урынны А. Р. Агләмҗанов алды.  Арташ авыл җирлеге командасы 3 урынны яулады.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы Лесхоз бистәсендә булып узган шәхси-команда чаңгы ярышында тулы составта катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2025 елда илебез Җиңү юбилеен билгеләп үтәчәк, һәм без бу датаның әһәмиятен ассызыкларга ярдәм итә торган проектны эшләтеп җибәрәбез. Без 9 яшьтән башлап катнашучыларны гаилә архивларын тикшерергә, архив фотосурәтләрен җыярга һәм сугыш чорын һәм сугыштан соң илне торгызуны кичергән туганнарының каһарманлыклары турында сөйләргә чакырабыз.

23 февраль көнне Евлаштау бозында Т. К. Ризванов истәлегенә хоккей турниры булды.. Ярышларда Байлар Сабасы, Шәмәрдән, Тимершык һәм Евлаштау командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннан соң беренчелекне Шәмәрдән командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Байлар Сабасы һәм Евлаштау командалары алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, медальләр һәм күчмә кубок тапшырылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International