23 февраль көнне Евлаштау бозында Т. К. Ризванов истәлегенә хоккей турниры булды.. Ярышларда Байлар Сабасы, Шәмәрдән, Тимершык һәм Евлаштау командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннан соң беренчелекне Шәмәрдән командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Байлар Сабасы һәм Евлаштау командалары алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, медальләр һәм күчмә кубок тапшырылды.
"Җиңү Илчеләре. Мәскәү " Җиңү волонтерларыннан! Конкурста җиңүчеләр 9 майда Кызыл мәйданда Җиңү Парадын озатуда ярдәм итә алачак!
Рус бильярды-хәзерге дөньяда булган иң матур уеннарның берсе.22 февраль көнне Язлы Арташ авыл клубында Ватанны саклаучылар елына әфган сугышчысы Шәйдуллин Фердинанд Харис улы истәлегенә бильярд буенча турнир булып узды . Турнирны Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов ачып җибәрде . Ул барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Нәтиҗәдә әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү , истәлекле бүләкләр тапшыру һәм, әлбәттә инде, яхшы кәеф белән тәмамланды. Яшьләрнең бу спорт төре белән кызыксынуын югалтмавы шатландыра.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.06.2024 ел, №883 карары нигезендә 2025 елның 1 мартыннан мәҗбүри маркировкаланырга тиешле җиңел сәнәгать товарлары исемлеге киңәйтелгән.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Аты баты, солдат бул!», дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
23 февральдә Лесхоз бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Мишә авыл җирлеге командасы 1 урынны яулады.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында "Ажаган" хәрби-патриотик уен оештырылды. Балалар әтиләре белән төрле каршылыкларны үтеп, сейфтан юкка чыккан документларны эзләп таптылар. Балаларга уен ошады. Солдат булыр өчен җитез, кыю, куркубелмәс булырга кирәк икәнен анладылар.
22 февральдә Лесхоз мәдәният йорты Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Могҗизалар кыры» уенын үткәрде. Уенда катнашучылар-безнең бистәнең иң кыю һәм чын ир-атлары, алар сәхнәгә чыгарга курыкмаганнар һәм уенда актив катнашканнар. Алып баручы ролендә клуб мөдире Г.И. Зыятдинова чыгыш ясады. шундый ук телевизион уендагы кебек үк, уенда да өч уенчы катнашты. Сораулар Бөек Ватан сугышы тарихына һәм Ватанны каһарман саклаучыларга кагылды. Өч тур нәтиҗәләре буенча финалга Вәлиев Илназ, Фәйзеров Галинур һәм Николаев Кирилл чыкты. Катнашучылар «Могҗизалар кыры» уенының барлык сынауларын да үттеләр. Уенның җиңүчесе - Кирилл Николаев. Турлар арасында үзешчән сәнгать коллективлары һәм мәдәният хезмәткәрләре кызыклы номерлар күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алды, ә җиңүче тагын да күбрәк бүләкләр белән өенә кайтып китте. «Могҗизалар кыры " уены якты, җанлы үтте һәм барлык катнашучыларга уңай хис-кичерешләр китерде.
21 февраль көнне “Саба-Арена” спорт мәктәбендә фехтование буенча турнир узды.
Турнир нәтиҗәләре:
Кутдусов Шамил 1 урын
Чернов Виктор 2 урын
Алиев Михаил 3 урын
Абдуллин Булат 3 урын
Кече яшь:
Шәрифуллин Вильдан 1 урын
Тимергалиев Илдан 2 урын
Фазлиахметов Айзат 3 урын
Абдуллин Ислам 3 урын