23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Яклаучы булу Россиядә һәрвакыт зур хөрмәт санала. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Аты баты, солдат бул!», дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Командаларга бүленеп, катнашучылар конкурсларда көч сынаштылар. Уен «хәрби кеше», «безнең солдат акылга бай», «солдат викторинасы», «Санчасть», «Эрудиция», «Строевая подготовка», «солдат на отдыхе», «җыр» һ.б. кебек берничә конкурстан торды. Ике команда да үзләрен көчле, җитез һәм кыю итеп күрсәттеләр. Катнашучыларга белем багажын тулыландырып кына калмыйча, эрудиция, зирәклек, җитезлек һәм тизлек күрсәтергә кирәк иде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чара бик җанлы узды һәм анда катнашучыларның барысына да уңай хис-кичерешләр китерде.