Туктар авылында Ватанны саклаучылар көне

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында, Туктар авылы клубы мөдире Сабабаш авылы клубы мөдире белән берлектә, булачак солдатлар катнашында "Могҗизалар кыры " уены үткәрделәр. Чара башында алып баручылар уенда катнашучыларны һәм тамашачыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Алга таба уенда катнашучылар армия, хәрби техника һәм истәлекле вакыйгалар турында белемнәрен күрсәттеләр. Уен вакытында алар биремнәрдә яшеренгән сүзләрне таптылар һәм төрле сорауларга җавап бирделәр. Бәйге киеренкелегенә карамастан, катнашучылар белемнәрен күрсәтү мөмкинлегенә шатландылар. Чара җылы һәм дустанә рухта узды. Уен турлары арасында җырлар һәм котлаулар яңгырады. Чарада катнашучыларның барысы да сертификатлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International