Батырлар даны онытылмый

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Февраль ае хәрби-патриотик ай, Батырлык ае буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу үткәрелде.

Ветераннарыбыз өчен Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган махсус күргәзмә белән танышу, музей буйлап сәяхәт үткәрелде. Бөек Ватан, Әфганстан сугашларына багышланган экспозицияләргә аерым тукталып, видеоязмалар каралды, яу кырында ятып калган батыр сугышчыларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Очрашу түгәрәк өстәл артында сугыш хәтирәләрен, ветераннарыбызның музейга тапшырырлык шәхси атрибутларын  барлау белән дәвам итте. Әфганчылар Советы рәисе Илшат Зиннур улы Ахметшин үзенең сугыш юлын үткән шәхси әйберләрен музеебызга тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International