«Илһам чишмәсе» төбәкара җыр бәйгесе

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

21 февраль конне Сарман районынын Илhам Шакиров исемендэге Сарман  сәнгать мәктәбендә  «Илһам чишмәсе» V төбәкара җыр бәйгесе булып үтте. Бәйге татар халкының бөек җырчылары исемен мәңгеләштерү һәм аларның репертуарларын халкыбызга кайтару йөзеннән үткәрелә. Бәйгенең төп максаты: татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебез һәм шул чор җырчыларыбызның җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.

         Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, «Меги» ачык иҗтимагый оешмасы, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, “Оста” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте; “Җыен” Фонды, МБӨББУ «И. Г. Шакиров исемендәге СБСМ» вәкилләреннән торган комитет оештырган иде.

     Жюрига мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Региональ «Ак калфак»

     татар  хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре керә.                    Бәйгедә       катнашырга балалар Татарстаннын күпчелек шәhәрләре,     районнарыннан жыелганнар иде. Чит төбәкләр – Башкортостан,Удмуртия,   Ханты-Мансийск округыннан, чит илдән дә  балалар катнашты.     

Бәйге 2 этаптан тора иде. Беренче итеп Илхам Шакиров репертуарыннан берсе татар халык жыры, икенчесе шулай ук легендар жырчыбыз репертуарыннан  композитор hэм  шагыйрь язган  жыр. Шушы ике жырдан  видео яздырып  оргкомитетка җибәрәсе иде. 

Икенче этап боек жырчыбызнын туган ягында Сарманда үткәрелде. Мәктәбебезнең вокал булеген тәмамлаган укучыбыз Айзилэ Гарифуллина  ( житэкчесе Дэулиева Голназ Рэшит кызы) тхж «Тэфтилэу» hэм Хэбибулла  Фэтхуллин шигыренэ татар халкынын  боек композиторы  Салих Сэйдэшев ижат иткэн жыр «Хуш авылым» белән  чыгыш ясады. Ике этапта да унышлы гына жырлап, ул 1нче Лауреат исеменэ лаек булды hэм Гала-концертта катнашу хокукына ия булды.  Конкурсантларга килэчэктэ дэ унышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International