ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2025 ел
сишәмбе

Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Динә Гильманова  коллегаларыннан туган көн тәбрикләүләрен кабул итеп алды. Матур бүләк – чәчәкләргә  кушып, аның адресына җылы ихлас теләкләр дә яңгырады

17 март көнне Мамадыш районында "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" Шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Саба районының Шекше авыл җирлегеннән Мөхәммәтҗановлар гаиләсе 3 нче урын яулады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

17
март, 2025 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Китапханә ягы, бәдрәф, КУИ бүлмәләре бүленде.  Штукатур эшләре бара, тәрәзә яңакларына һәм бәдрәф эченә плитка ябыштырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

Приютта тәрбияләнучебез  Сафиуллина Гүзәл XII Регионара “Туган телем - серле тел” конкурсында “Тик булса да ирек!” номинациясендә катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул II дәрәҗә дипломга лаек булды. Җиңүегез белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

15-16 март көннәрендә Ике Басу Арташ авылы мәчетендә изге Рамазан аена багышланган Ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарга авыл халкы һәм мәчеткә йөрүче кунаклар  җыелган иде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

17 март көнне 17:00 сәгатьтә Саба балалар сәнгать  мәктәбе хореография бүлегенең 5 сыйныф укучылары өчен (Гарипова Г.М., Абдуллин Р. Х., Яхина Г. И.) үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы, массакүләм чаралар үткәргәндә мәктәпнең матди-техник базасын саклау һәм каникуллар вакытында үз – үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрелде. Концерт, чаралар иң яхшы дәрәҗәдә узсын өчен укучыларны инструктажлар белән таныштырырга кирәк.  Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре балаларга электр приборларыннан, мәктәпнең матди-техник базасыннан кайда һәм ничек файдаланырга икәнен белергә ярдәм итә. Лекциядән соң балалар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча уен үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13 – 15 нче март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә  Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Казанның “Локомотив” стадионында чаңгыда шуу марафоны узды. Казанның спорт объектларыннан стадионга 300 тонна кар китертелеп, һава торышының  җылынуына да карамастан, чаңгычылар ярышта актив катнаштылар. Саба районы командасы составында безнең хезмәттәшебез – Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина да ярышты.

17 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән төймә терапиясе үткәрелде. Максатлары: төймә терапиясе аша өлкәннәрнең һәм инвалидларның физик һәм психоэмоциональ халәтен яхшыртуга ярдәм итү.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

«Кошлар-конатлы дусларыбыз» темасына чара утте.Балалар белэн кошлар темасына энгэмэ уздырылды, хэрэкэтле уеннар уйнау хэм рэсем бэйгесе оештырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International