В с.Старая Икшурма прошел турнир по волейболу среди женских команд. Команда "Шитцы" активно приняла участие и заналя 3 место. Поздравляем!
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
29 нчы март көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннанНәүрүз бәйрәме оештырылды. Бәйрәм табышмаклар әйтү белән башланды, күңелле уеннар белән дәвам итте. Уеннарда олылар да, нәниләр дә актив катнашты. Чара кайнар коймак белән чәй эчү белән тәмамланды
29 март көнне Евлаштау мәдәният йортында ир-атлар арасында бильярд буенча турнир булып узды.
2025 елның язгы чорында бункер кую графигы
Шугалак-балалар һәм өлкәннәр өчен бик яхшы күңел ачу чарасы. Монда алар үзләренең энергиясен сарыф итә, физик формасын күтәрә һәм күңел ача ала. Шул максаттан 28 мартта безнең приютта тәрбияләнүчеләр Теләче авылындагы "Олимп" боз сараенда булдылар. Балалар күңелле итеп һәм шатланып шудылар. Алар күңел күтәренкелеге, якты тәэсирләр һәм ләззәтләр алып кайттылар.
Төбәк авыл клубында ремонт эшләре дәвам итә. Эшне ПМК-159 оешмасы башкара.
29 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә язгы көн-төн тигезләшүе бәйрәме Нәүрүзне билгеләп үттеләр. Төрле күңелле халык уеннары уйналды һәм пылау белән сыйландылар.
Гайнетдинова Ландыш – Бөтендөнья сәнгать мәдәнияте фәне буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы призеры!
2025 елның 31 мартында " Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә» методик берләшмәсе утырышын сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г. р. һәм Галиева Э. Р. үткәрде.
Методик совет утырышында карала торган төп мәсьәләләр:
- үткәрелгән уку чараларының нәтиҗәләрен тикшерү һәм анализлау;
- укучыларның III чирегендә өлгерүе;
- алда торган конкурсларда катнашу-эшләр, укучылар өчен темалар сайлау.
Беренче мәсьәлә буенча укытучылар уку процессы вакытында үткәрелгән күргәзмәләр турында фикер алыштылар һәм анализладылар. Киләчәктә интеграцияләнгән чараларны сәнгать юнәлешендәге конференция чыгышларында куллану.
Икенче сорау белән укучыларның беренче һәм икенче чиректәге өлгерешләренә йомгак ясалды. 2024-2025 уку елының беренче яртыеллыгы ахырына:
27 укучы чирекне Ударниклар, 65 укучы отличниклар белән тәмамлады. Аттестацияләнмәгәннәр – укучылар контингенты буенча 1 укучы (Э.Р. Галиева сыйныфы)-2 укучы чыгарылды. III чирек ахырына 92 укучы.
Өченче сорау буенча катнашырга планлаштырылган конкурслар исемлеге билгеләнде.
Методик берләшмә утырышында укытучылар Газизова Г.р. һәм Галиева Э. Р. чараларга йомгак ясадылар һәм булачак конкурсларга төп планнарны билгеләделәр.