“Яшьлек” яшьләр үзәге Шәмәрдән балалар китапханәсе белән берлектә Көлке көне үткәрде.
Көлү һәм гомумән уңай хис-кичерешләр организмның торышына бары тик уңай йогынты ясый. Эйфория халәтен китереп чыгара торган бәхет гормоннары бүлеп чыгару белән бара, авыртуга сизгерлек кими.
«Герой атасы»күчмә фотокүргәзмәсе белән танышырга чакырабыз.
Саба мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Герой атасы» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды! Чараны район Башлыгы Рәис Миннеханов ачты.
Югары Шытсу авыл китапханәсе Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре өчен оештырылган грантта катнашып, «Иң яхшы китапханә» номинациясендә 172 727 мең сумлык бүләккә ия булды. Китапханә мөдире Нуриахметова Дилә Рифкат кызын зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
31 мартта Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасында «Урман могҗизалары» дигән экологик чара узды.
"Нәүрүз "халык бәйрәме - мөселман халыклары бәйрәме, кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе.ул кышның бетүен һәм язның килүен, тереклекнең яңаруын,җирне чәчүгә әзерли башлауны символлаштыра.
Ике Басу Арташ мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган бәйрәм мәдәният йорты каршындагы бизәлгән мәйданда узды, анда иртә таңнан музыка уйналды, кешеләрне Нәүрүз тантанасына чакырды. Бәйрәмне карарга бик күп кеше килде. Тамашачыларга сәхнәләштерелгән тамаша, "Нәүрүз бикә"очрашуы күрсәтелде. Балалар шигырьләр укыдылар, мактадылар һәм язны чакырдылар. Тамаша борынгы һәм хәрәкәтчән уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте. Бәйрәмчә табын әзерләнде, Үзбәкстан казанда ботка пешерелде, коймак пешерелде. Уеннарда һәм ярышларда катнашучыларның барысына да бүләкләр, ә балаларга тәм-том бүләкләре тапшырылды, чөнки без балалар белән "Бирна җыю"йоласына чыккач, бөтен авыл халкы безне бүләкләр белән сөендерде. Төп сыйларның берсе ике төрдән торган ботка иде.
Кунакларның барысына да тәмле ризык белән сыйланырга мөмкинлек бирелде.Чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улына,"Нырты АХП"ҖЧҖ җитәкчесе Дәүләтгәрәев Ильяс Илдус улына, барлык авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кәримовлар гаиләсе Сәлимҗан абый(мулла) Нәкыя апа, зур матди ярдәм өчен.
31 март көнне Саба район китапханәсендә «Игра в кальмара» стилендә квест - уен булып узды. Чараның икенче яртысында балалар гипстан фигуралар бизәделәр һәм биеделәр.
31 март көнне Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары Саба район китапханәсендә булдылар. Укучылар өчен китапханә буенча экскурсия һәм Пушкин картасы буенча мастер-класслар үткәрелде.
26-28 март көннәрендә Казанда Vlll Бөтенроссия "Ак калфак" укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең йомгаклау туры узды. Россиянең төрле төбәкләреннән 156 укучы катнашкан әлеге бәйгедә Саба районы данын Хуҗин Ильзат Ильшат улы яклады һәм Гран- прига ия булды. Ильзатны, аны тәрбияләп үстергән әти-әнисен зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
27 март көнне Юлбат авыл китапханәсе «Театр яктылыкка, нурга илтә...» дип исемләнгән театр һәм сәнгать кешеләре турындагы китаплар җыелмасы, театр тарихы, режиссерлар, танылган актерлар турында күргәзмә тәкъдим итте. Юлбат мәдәният йорты сәхнәсендә уйналган тамашаларның фоторәсемнәр карау мөмкинлеге дә булды.