“Яшьлек” яшьләр үзәге Шәмәрдән балалар китапханәсе белән берлектә Көлке көне үткәрде.
Бүген, 1 нче апрель, бөтендөнья көлке көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн гадәттә уен, көлке, шаярту һәм бер-береңне җиңелчә генә алдалау белән уза.Көлке көне Шәмәрдән “Үсеш” лицееның 5, 6 нчы сыйныф укучылары өчен истә калырлык үтте. Бүген алар шаярып көлергә дә, күңелле стартларда , кызыклы сораулар белән квест уенда да катнашырга өлгерделәр. Көлке көнендә көлдерергә килгән клоун да балаларны бәйрәм белән котлап китте. Мантыйкый фикерләүне үстерүче сорауларга җавап эзләү балаларга бигрәк тә ошады. Мәсәлән, мәче үзен тигр дип әйтә аламы? Дөрес җавапны озак эзләмәделәр. Юк, әлбәттә, чөнки мәче сөйләшә белми.
Көлке көненнән Һәрберсе күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән таралды.