«Герой атасы»күчмә фотокүргәзмәсе белән танышырга чакырабыз.
Саба мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Герой атасы» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды! Чараны район Башлыгы Рәис Миннеханов ачты.
Күргәзмәдә Айдар Галиевның улы Айсаф портреты төшерелгән фотосы күрсәтелде. Биредә шулай ук район халкының фотосурәтләре куелган, алар арасында алты герой әти.
Бүгенге чарада Ленар Юнысовны үлгәннән соң "Батырлык ордены" белән бүләкләделәр, аның тормыш иптәше Ләйсәнгә бүләк тапшырдылар. Шулай ук орден белән ДХР Ясиноват районы Мариновка торак пунктында батырларча һәлак булган Илфат Галимҗанов та бүләкләнде. Орденны аның әти-әнисе алды. Күргәзмәне ачу тантанасында полк командиры Зөлхәбирә Әхмәтшинага Рәхмәт хаты тапшырды. Зөлхәбирәнең улы Инсаф та махсус хәрби операция кысаларында үзенең хәрби бурычын үти.
Бүгенге Ватанны саклаучылар Россиядә батырлык хәтере традицияләрен яңарталар, һәм теләгән һәркем бу күргәзмәгә килә ала.
Күргәзмә Саба район мәдәният йортында 2025 елның 8 апреленә кадәр эшләячәк. Барыгызны да эш көннәрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр көтәбез !
9-14 апрельдә күргәзмә Шәмәрдән авылы мәдәният йортында оештырыла.