31 мартта Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасында «Урман могҗизалары» дигән экологик чара узды. Балаларда урманга һәм аның байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү, урман, андагы тормыш һәм аның кешеләр тормышындагы әһәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү.
Чара яз турында мавыктыргыч әңгәмәдән башланды. Аннары балалар урман сукмаклары буйлап сәяхәткә чыктылар, урманның мавыктыргыч авазларын тыңладылар, беренче урман чәчәкләре белән таныштылар. Урман буйлап йөргәндә, балаларны Урманчы каршы алды, ул балаларның урман һәм анда яшәүчеләр турындагы белемнәрен төрле биремнәр һәм уенар ярдәмендә тикшерде.
Балалар күңел күтәренкелеге һәм язгы кәеф алдылар!