2018 елның 4 декабрендә Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының беренче лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты дәвам итте.
Саба гимназиясенең актлар залында Саба җирле бүлегенең Яшь Гвардия штабы тарафыннан уздырылган Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган бәйгенең I этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тәбрикләү узды. Әлеге бәйгедә 150 дән артык укучы катнашты. Бәйгедә катнашкан барлык укучылар рәхмәт хатлары белән, ә җиңүчеләр диплом белән һәм "Азимут" кибеттеннән сатып алыр өчен спорт товарларына сертификатлар белән бүләкләнделәр.
КФХ “Мөхәммәтшин З. З." фермасында ҖЧҖ "АГРОРОБОТ" эше белән танышу экскурсияләре уза.
Декабрь аена керү белән инвалидлар декадасы башланып китте. Әлеге декада җәмгыяткә , мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игьтибар һәм һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәклеге хакында искәртеп тора. Югары Симет авыл җирлеге.
Кече Шыңар авылында яшь белгечләр өчен 5 йортны төзү эшләре дәвам итә
1 декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне
Шушы көннәрдә, районыбызның иң актив укучылары - Ханова Миләүшә, Зәйнетдинова Ралинә, Гәрәева Айзилә, Вәлиуллина Аида «Костер» балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында узган «Синең вакыт» РДШ активистларының республика сменасында катнаштылар.
Россиядә ел саен бушлай ярдәм күрсәтү теләге арта бара, димәк, волонтерлар хәрәкәтенең киләчәге зур дигән сүз! Бүген волонтерлар-йөрәк һәм күңел кушуы буенча иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче төрле яшьтәге һәм карашлы кешеләр.
Бүген волонтерлык зур масштабларга ия булды һәм тормышыбызга ныклы үтеп керде. Саба районы волонтерлары төрле чаралар үткәрәләр, төрле акцияләрдә катнашалар, ветераннарга, пенсионерларга, инвалидларга, балаларга ярдәм итәләр, җәмәгать территорияләрен җыештыралар. Волонтерлар үз җилкәләрендә безнең район өчен күп кенә игелекле эшләр баршкара инде.
Волонтерлык-ул эш түгел, күңел ачу түгел, хәтта хобби да түгел, – бу тормыш позициясе.
1 декабрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Инвалидлар декадасы старт алды. Интернатта төрле чаралар үткәрелә. Саба 1 нче номерлы " Шатлык» балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре мавыктыргыч концерт программасы белән булдылар, анда алар «әни бүләге»дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясадылар.. Инвалидлар декадасы кысаларында интернат–йортта атна дәвамында Саба районының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак төрле чаралар узачак.
Сатыш авыл җирлегеннән ике команда Саба муниципаль районының 2018-2019 еллар сезоны мини-футбол буенча чемпионатында катнаша. Сатыш командасы һәм Факел командасы (Мамалай авылы+ Бигәнәй авылы берләшкән). Кичә Факел командасының уены булды. Уен үзәк район хастаханәсе командасын 7:0 җиңү исәбе белән тәмамланды.
Сатыш авыл җирлеге